яңалыклар блогы язышырга чакырам.
http://яңалыклар.блогы.рф/ .
анда языр өчен теркәлергә кирәк, аннары мин сезне автор итеп куям. алла бирса.
язу урыны монда: http://яңалыклар.блогы.рф/wp-admin/post-new.php .
теркәлү монда: http://блогы.рф/wp-signup.php .
июль-3 13:57 : блогның максаты – интернетта хәләл, татар телендә яңалыклар сайты ясау, хәзер булган башка сайтларның кимчелекләре: ислам сайты булмаганнарының бөтенесендә хәләл булмаган рәсемнәр бар, ислам сайты булганнарында да очраштыргалый.
тагын бөтенесендә дә язманы теләсә-кем яза алмый, ә бу блогта мин теркәлгән һәркемгә яңалык язу мөмкинлеге бирә алам, һәм күп кешегә бирмәкче булам, ләкин татар заманы сайтында берничә сайланган блоггер яза, яшьләр.ру, аралаш.ру сайтларында теләсә-кем теркәлеп яза ала, яшьләр.ру да язма төп тасмага эләксен өчен бер-ике тавыш алу гына кирәк, ләкин анда минем теркәлү һәм танылу белән проблема килеп чыкты. ләкин бу берничә блогчы яза торган сайтлар җыенысы да яңалыклар сайты түгел.
шуңа өстәп:
азатлыктан башка сайтларда россия, дөнья яңалыклары күп түгел, андый яңалыклары азатлыктагыдан якынча кимү тәртибендә – татарстан яшьләре, татар-информ, белем.ру, кичке уфа, ватаным татарстан.
бөтен ул сайтларда да хуҗаларының политикасы сизелә, бу сайтта исә мин редактор булам, алла бирса 🙂 , миңа яңалык язучылар белән каршылыкка күп керәсе булмас, алла бирса.
азатлык, татар-информ, интертат, мусульман.су, шоңкар да комментарийлар тикшерелгәннән соң гына чыгарыла, моңарчы азатлыктагылары яхшы гына чыгып бара диергә була, ә интертат белән татар-информда бер-ике тапкыр комментарийны чыгармагач мин алардан биздем, әмма алар турында зарланганнан соң интертатка ике комментарий язгач алар чыкты, татар-информга шуннан соң язганым юк, ныграк үпкәләдем һәм язу теләгем юк бугай әле. (мусульман.су белән е-умма.ру ның комментарий чыгару тәртибен махсус әле генә тикшереп карап белдем.)
татмедия, трттатар, кәеф ничек, татар-ислам, кичке уфа, башинформ > июль-4 1:30 :да , азатлыкның кай бер язмаларын< да комментарийлар юк.
яшьлектә теркәлмәйчә комментарий язып булмый, теркәлгәннән соң язып буламы – хәзер тикшереп карыйм, алла бирса. бер аз темага туры килмәгән әйбер язам, вируска каршы кисәтер өчен: теркәлгәндә, хәзер, минем браузер бу сайтның һөҗүм ясау мөмкинлеге турында кисәтте, һәм теркәлү битендә пхп хата хәбәре, калып тамгалары һәм пхп коды күренә. флеш белән яваскриптны сүндереп теркәлеп карадым әмма булып чыкмады. ләкин мин анда бер комментарий күрдем, димәк кайчандыр теркәлү һәм комментарий язу мөмкин булган. бу хата турында админына хәбәр итермен алла бирса. әлегә теркәлә алмаганга, теркәлгәннән соң коммент язганнан соң ук тикшерелмәйчә чыгамы икәнен белмәйм.
ватаным татарстан, татмедия, татарстан яшьләре, мусульман.су, белем.ру да рсс юк. баш-информда төп рсс сылтамасыннан урысча рсс чыга, әмма анда башкорт телле язмаларның бер өлешенең рсс-ы бар икән, әле генә белдем… бер аз башка темага: әмма бер бүлегенең генә рссының адресын белеп була икән, рсс адресының параметрын 1дән алып 80гәчә үзгәртеп чыктым, бүтән башкорт телле рсс тапмадым, ул адресларның күбесе буш, булганнары урысча, алла бирса админнарына хат язырмын.
татарстан яшьләре – бөтен саннары да интернетта юк, булганнары гугл, яндекс кебек эзләгечләрдә юк, үзенең эзләгече дә камил түгел, рсс тасмасы да юк инде. > 2011-сентябрь-6 8:49 : аның мәкалә төп өлеше буенча эзләве юк диеп уйлаган идем, хәзер карасам – бар. < ватаным татарстанга менә хәзер кереп карадым - мәкаләләренең вакыты күрсәтелмәгән. татар-исламда да тагы бер кимчелек бар - рсс та мәкаләләр төрле адрес белән бер ничә кат чыга, мин моның турында анда күрсәтелгән дин белгече адресларына да, аннары веб-мастеры сайтына кереп аның адресына да яздым, төзәтмәделәр, менә хәзер монда зарланам инде. безнең гәҗит, кәеф ничек, татар заманы, матбугат, яшьләр.ру, аралаш.ру, е-умма сайтларында яңалыклар бик күп чыкмый әмма күбрәк мәкаләләр чыга.
татар-ислам, мусульман.су да исламга кагылышлы язмалар гына чыга. е-умма да бер аз киңрәк темалар бугай әмма бары бер шул тирә, һәм ул яңалык сайты түгел.
белем.ру мәгариф темасы буенча гына.
авыл, район сайтларында россия, дөнья яңалыклары бик әз, алар күп, “күпчелег”ендә гомумән язмалар әз чыга, аларның башка сыйфатлары турында әйтеп тормайм, күп язасы була.
шәхси блогларда россия, дөнья яңалыклары юк дәрәҗәсендә, алар күп, кайберсендә язмалар сирәк чыга, күбесендә үз регионы яңалыклары да юк, әлбәттә, гомумән, аларда күбрәк мәкаләләр чыга инде.
сабантуй гәҗите сайтында язмалар әз, яңалыклар әз, дөнья яңалыклары әз.
“аманат” дигән башкортча балалар журналы сайты барлыгы искә төшеп аны ачып карасам – анда яңа скрипт-пограмма куйганнар, бер нәрсә дә юк.
15:36 : берничә сайт – белем.ру, е-умма.ру, башкортча 4 сайт – кичке уфа, яшьлек, шоңкар, баш-информ, шәһәр-авыл район сайтлары, шәхси сайтлар, мәктәп сайтлары, бер-ике балалар өчен махсус ясалган гәҗит-журнал сайты – турында язырга онытканмын әле, өстәйм.
18:07 : башлыкка “, башка сайтларның кимчелекләре” диеп өстәдем, әмма адреска сыймый инде.