серверга хакерлар ватып кергән диеп шикләнеп операцион системаны яңадан куйганда берничә атна буе бу сайт эшләмәгән иде.
сайтны берничә көн элек ачып җибәрдем, ләкин әлегә кириллица исемле блог ачып булмый.
теркәлгәндә гмайл почтасын күрсәтмәгез, бу серверның айпи адресы анда блокланган икән. бәлки хакерлар эшедер, шикләнсәм дә, зыяннарын күрмәгән идем, бәлки шушыдыр, ягъни минем сервердан спам таратканнардыр, әлегә төгәл белмим.
майл.ру га да хат бармый.
январь-4 : хәзер кириллица адреслы блог теркәп була башлады инде.
гыйнвар-5 : әйтергә онытканмын, почта тарихларында гмайл га җибәрелгән әллә ни спам тапмадым, ләкин минем бу һәм икенче блогларда теркәлгән спамер адресларына хат җибәрелүен күрдем. ни өчен, ничек җибәрелгәндер алар, белмим, чөнки ул спамерлар әллә кайчан бетерелгән.