хәзер моны ачып җибәрергә уйлыйм.
татар теле тоташтырылмаган көе.
теркәлүчеләргә: ислам диненә ышанасызмы? ышансагыз, чәчләре, муеннары, гәүдә формалары күренә торган хатын-кыз рәсемнәре һәм тездән кендеккәчә тәне күренә торган ир кеше рәсемнәре куймагыз, аларының дә бит, кул чукларыннан башка бөтен тәне капланган булса әйбәт һәм чапан, плащ шикелле озын кием белән гәүдә формалары капланган булса тагы да әйбәт, чөнки коръәндә аллаһ әйткән: татарчага тәрҗемәсе: “әйт мөэминәләргә, карарга ярамаган нәрсәдән күзләрен алсыннар ….” , мин нечкәлекләрен, дәлилләрен белмәйм, әбү хәнифә мәзһәбендә ир кешенең кендектән алып тезгә чаклы тәне капланган булырга тиеш дигән караш.
блогыгызның бизәлешен интернеттан сайлап алып http://chat2.tmf.org.ru/ чатында миңа әйтә аласыз, менә бу төштән эзләсәгез була, рәсми тема сайтын күрсәтәм: http://wordpress.org/extend/themes/ .
бу блогка мин нинди плугиннар куйдым:
теркәлмәйчә язучылар үзе язган комменттан соңгы комментлар турында хат җибәртә ала,
теркәлү битендә спамга каршы чара һәм
коммент язу битендә спамга каршы чара, икесе дә код кертү таләп итмәй.
твиттер, вконтакте һәм башкалар белән теркәлеп була торган әйбер.
башка сайтларда бу блог чынлап та үзегезнеке икәнен раслап коммент яза торган әйбер, аның турында астарак бер искәрмә яздым. шушы ук өстәмә OpenID ылы сайт аша мондагы блогыңа керү мөмкинлеге бирә. аның турында астарак искәрмә язырмын.
блог тиз ачылсын өчен “суперкэш”.
яңа теркәлүчеләргә:
теркәлгәндә блог исеме язганда кириллица белән язырга онытмагыз! 🙂 . әмма, кызганычка, кулланучы исеме латин хәрефле генә була ала.
блогыгызга беренче тапкыр кергәч, “параметры”га кереп сәгать зонасын “москва”га куегыз.
блогыңның төп хуҗасы син булсаң, “параметры” – OpenID га кереп “Blog owner” да үзегезне сайлап куйсагыз, {башка сайтта бу блогыгызның үзегезнеке икәнен раслап коммент язганда} сезнең исем “астында” бу блогыңның төп битенә сылтама куела, әмма мин моны сынап карадым, кызганычка эшләмәде, xn--80aaa2bnnjcz6e.xn--90aexm0e.xn--p1ai/author/sonapqaraw/ формасындагы ягъни төп бит адресына /author/исемең/ сүзе өстәп кенә кулланып булды. һәм, кызганычка, бу ысул белән livejournal да коммент язгач исем шул ямьсез адрес итеп күрсәтелде, көйләп тә булмый, бу livejournal ның кимчелеге, төзәтерләр, алла бирса.
“пользователи” – “Your OpenIDs” ка кереп AddOpenID та гуглдагы профиль битегезнең адресын кертсәгез була (язып зәңгәр кнопкага басасы), шулай итсәгез, гуглга бер пароль язып керсәгез, бу блогка инде пароль язмыйча гына кереп китеп була торган була, һәм менә бу исемлектәге башка сайтларыгызны өсти аласыз: http://en.wikipedia.org/wiki/OpenID#OpenID_Providers , кызганычка, livejournal белән бу эшләмәй, ниндәйдер хата чыга. әмма икенче плугин – Loginza белән livejournal блогыгыз исеменнән теркәлеп була.
“пользователи” – “ваш профиль”да визуаль редакторны сүндерә аласыз.
“пользователи” – “ваш профиль”да аста “OpenID Delegation allows you to use an external OpenID provider of your choice.” дигән нәрсә бар, бу сезнең сайтыгыз исеменнән башка сайтта язганда бу блогка пароль язып керү урынына башка сайтка пароль язып керүне көйләү, сынап карадым, эшли.
“параметры” – “написание” да блогта яңа язма яза торган урындагы язу урынын зурайта аласыз.
язма адресыгызны үзгәртсәгез, “Изменить”ка басу гына җитмәй, уңдагы “Обновить”ка да басырга кирәк.
идарәче битендәге блокларны күчереп, ябып, бетереп була.
> 2011-02-23 9:34 : яңа теркәлүчеләргә комментарийларны көйләү турында яздым. <
тагы мин моны кириллица адреслы блог теркәү эшләсен өчен үзгәрттем.
тагы “суперкэш”ны кириллица адреслы битләрне тизәйтсенгә үзгәрттем.
кызганыч, мондагы блогыгызда үз блогыгызга сылтама куйганда “копировать-вставить” итеп кенә булмый икән, кириллица домен белән проблема чыга, > 10-сы 10:12 : хм, ялгышканмын, эшли икән ул. < http://сынапкарау.блогы.рф/ дип язмагыз, ә http://xn--80aaa2bnnjcz6e.xn--90aexm0e.xn--p1ai/ дип языгыз адресны, әмма сылтаманың сүзен сынапкарау.блогы.рф дип куегыз. бу катлаулы адресны белер өчен блогыгызның “исходный код”ын карагыз, башка шундый сайтның адресы кирәк булса http://mct.verisign-grs.com/ да һәм башка әйләндергечләрдә әйләндереп була, андый әйләндергечләрне эзләгечләрдә “convert idn” сүзе эзләп табып була, мин әйткәне хәзер гуглда беренче чыга.
мин бу хатаны озакламый төзәтермен алла бирса.
бер ярты сәгатьтән соң өстәп язам: тагын 2 хата таптым:
файрфокс 3.6.12 браузеры белән рсс тасмасы тамгасына баскач ялгыш адреска күчерде, әмма ул адрес кертү юлында “Enter”га баскач ачылып китте. бу “вордпресс” хатасы түгел, ә “файрфокс” хатасы.
мин үз блогымда бу язмага сылтама куеп бу “блоглык”ны ачу турында яздым, әмма “автомат” рәвештә бу язымта астында ул язымта турында хәбәр урнашмады.
бу 3 хата да кириллица домен кулланылганга күрә, ә андый доменнар берничә ел элек кенә чыкты, программалар, сайтлар алар белән менә шулай хаталы эшли икән.